”ОКТЕЛЛ” ҖЧҖ тарафыннан ЧТПЗ БЕРДӘМ CALL-ҮЗӘК оештырылды.

“Октелл” ҖЧҖ командасы белән дөньядагы иң эре труба компанияләренең берсе булган “Челябинский трубопрокатный завод”ның уртак проектындагы беренче этабы уңышлы гына тәмамланды – инде октябрь аенда ук заводның барлык бүлекчәләре һәм шушы төркемгә караган барлык компанияләр өчен берләштерелгән call-үзәк эшенә старт бирелде.

Бердәм call-үзәкне оештыру һәм эшләтеп җибәрү Россиянең “Oktell” коммуникация платформасын кертү һәм завод җитәкчелеге куйган аерым таләпләр буенча эшләнгән проектның төп башкаручысы уйлап тапкан техник чишелешләр аркасында мөмкин булды.

Гамәлгә кертелгән программа чишелеше call-үзәк операторларына барлык бурычларны да “бер тәрәзә” режимында хәл итү мөмкинлеген бирде – шалтыратулар кабул итү, аларның нәтиҗәләрен теркәү, скрипт куллану һәм трубканы алу белән идентификацияләнүче һәр клиентка карата мөрәҗәгатьләр тарихын карау. Бернинди авырлыкларсыз skype-конференцияләр уздыру, хатлар җибәрү, мессенджерлар һәм web-чатлар ярдәмендә алынган хәбәрләрне эшкәртү.

Супервизорларга исә ресурсларны тулысынча тикшереп тору мөмкинлеге бирелде – статистикадан тәүлек дәвамында хәбәрдар булу, операторларга булган басым белән идарә итү һәм call-үзәк эшендәге сценарийларны мөстәкыйль рәвештә көйләү.

“Без куелган максатка ирештек – 18 меңнән артык хезмәткәре булган компанияләрнең барлык төркемнәренә хезмәт күрсәтүсе call-үзәк оештырдык. Моннан тыш, инде хәзердән үк без рекордка ирештек – 2 секунд эчендә уртача алганда барлык мөрәҗәгатьләрнең 80%ы эшкәртелә, ә KPI буенча әлеге күрсәткеч – 20 секунд булырга тиеш!

Гамәлгә кертелгән комплекста безнең өчен төп өстенлекләренең берсе – югары каршы торучанлык һәм киң даирәле функционал. Проектны тормышка ашырганда “Октелл” ҖЧҖ белгечләре куелган мәсьәләләрне ышанычлы, грамоталы рәвештә һәм тыгыз вакыт аралыгында хәл итә белүе буенча үзләренең профессионал булуын танытты. Алда безне икенче этап көтә – ул тагын да зуррак уңышлар белән тәмамланачак, дип ышанабыз” – диде ЧТПЗ вәкиле.

Сall- үзәк эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр тест режимында эшли һәм инде хәзердән үк югары белемле һәм инглиз телен белүче белгечләр белән тәэмин ителгән, алар ЧТПЗ продукциясенең сортименты һәм труба җитештерүнең башка үзенчәлекләре турында бик теләп Сезгә консультацияләр бирер.