Компаниянең туган көне

Безгә 3 яшь!

6 октябрьдә безнең компания үзенең өченче туган көнен билгеләп узды! Туган көнне билгеләп үтүгә багышланган чарада “Октелл” коллективыннан тыш, безнең партнерларыбыз да – “Бипиум” ҖЧҖ һәм “Телефонные системы” ҖЧҖ хезмәткәрләре дә катнашты.

Узып киткән өч ел безнең өчен казанышларның күп булуы белән истә калды. Әйтик, компания төзелгән вакыттан башлап без дәүләт секторындагы һәм бизнес секторындагы вәкилләрнең күпчелеге белән инде ике меңнән артык проектны тормышка ашырырга өлгердек. Алар арасында иң зурлары – “АкБарс Банк” ГАҖ банкы, “ЛОКО-Банк” КБ, “Сколково” технопаркы, “Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәге” ТР ДУП, Калининград сәүдә-сәнәгать палатасы, “ТВОЕ” ҖЧҖ һәм башкалар.

Ренат Әсхәдулин, “Октелл” ҖЧҖ техник департаменты җитәкчесе:

“Октелл” ҖЧҖ компаниясендә ул төзегән вакыттан бирле эшлим. Компаниядәге барлык үзгәрешләрне һәм компаниянең тиз арада үсеш алуын һәм һәрбер хезмәткәрне аерым-аерым күзәтеп бардым. Квалификация дәрәҗәсе нык артты, ныклы команда рухы барлыкка килде һәм бары тик нәтиҗәгә генә максат тотучанлык сизелә. Хезмәттәшләремә һәм безнең компаниябезгә яңа җиңүләр һәм казанышлар телим!”

Эчке уңышларыбыз да әһәмиятле фактлар булып тора. Шушы өч ел эчендә безнең белгечләр 20дән артык сертификат алды, бу документлар техник белгечләрнең югары квалификациягә ия булуын раслый һәм алар “Oktell” коммуникация платформасына нигез салучы, “Битрикс”, “1С” һәм “Яндекс” компанияләре тарафыннан бирелде. Җитәкчелек составы мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүче структураларда эшне оештыру буенча халыкара сыйфат системасында – ITIL программасы буенча аттестация узды.

Хезмәттәшләрен тантаналы рәвештә компаниянең генераль директоры Сурэн Алахвердов коталды:

“Теләсә нинди компаниянең көче һәм уңышы аның ресурсларында, хезмәткәрләрендә, КОМАНДАСЫнда булуына абсолют ышанам. Бүгенге көндә без – яшь, динамикалы рәвештә үсүче, фикердәшләр, профессионаллар эшли торган, даими рәвештә яңага омтылучы, иң соңгы тенденцияләр “пигында” торучы һәм хәтта алардан да алдарак баручы, җитәрлек дәрәҗәдә амбициоз компания. Һәрбарчагызга компания үсешендә дә, шулай ук шәхси камилләшүдә дә, үсешкә максатланган планканы төшермәвегезне телим. Безнең барыбызга да уңышлар насыйп булсын!”

Бәйрәм кичәсе җылы дустанә шартларда барды, күп сүзләр әйтелде, теләкләр яңгырады, планлаштырылган проектлар турында җиткерелде, җырлар җырланды, күп итеп фотоларга төшелде. Иң тыйнак вакыйгаларыбыз белән Сенең белән дә уртаклашабыз.

БЕЗ - КӨЧ, БЕЗ - ГАИЛӘ!