“Таттелеком” гаҗ омниканаллык чишелешен гамәлгә кертте

Быелның сентябрендә "Октелл" ҖЧҖ командасы тарафыннан базардагы лидер – фиксацияле телефония, төрле технологияләр нигезендә Интернеттан файдалану, санлы һәм кабельле телевидение, кәрәзле элемтә хезмәтләрен күрсәтүче "Таттелеком" ГАҖ өчен "omni-channel" инновация чишелешен кертү эшләре тәмамланды.

Үзенең шәхсән эшләп чыгарылган чишелешләре аркасында Россия интеграторы “Октелл” ҖЧҖ “Таттелеком” ГАҖ өчен аның килентлары белән хезмәттәшлек итү каналларын киңәйтүгә иреште – октябрь аеннан башлап хезмәтләрдән файдаланучылар популяр Telegram һәм Whatsapp мессенджерларында, “Вконтакте” социаль челтәрендә җаваплы элемтә рәвешендә, электрон почта һәм sms-хәбәрләр аша бернинди кыенлыкларсыз ярдәм һәм консультацияләр алырга мөмкин.

Шул ук вакытта техник ярдәм операторының һәм супервизорның эш урыннарындагы интерфейсларның да уңайлылыгы артты – барлык каналлардан килгән хәбәрләрне “бер тәрәзә” режимында эшкәртү мөмкинлеге; чат-бот белән эшләү этабында ук мөрәҗәгать итүчене идентификацияләү, шундук статистика формалаштыру, өстенлекле элемтә каналларын билгеләү һәм операторларга skill-тэглар билгеләү режимы, берничә CRM-системадан һәм Белемнәр Базасыннан шунда ук файдалану, супервизордан ярдәм алу һәм кулланучыларга фото- һәм аудиофайллар җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде.

“Мин үзебезнең компания барлык позицияләр буенча да лидер булуын дәвам итсен өчен омтылам. “Октелл” ҖЧҖ тарафыннан кертелгән Омниканаллык клиентларыбызга безнең белән тагын да оперативрак һәм уңайлырак рәвештә элемтәгә керү мөмкинлеген бирде, аларның лояльлеген арттырды һәм, әлбәттә инде, тулаем алганда, техник ярдәмнең сыйфат күрсәткечләрен шактый арттырды. “Пикта” булырга, вакыт белән бергә атларга һәм клиентларның һәрдаим үсеп торучы ихтыяҗларын канәгатьләндерергә теләгән һәркемгә профессионаллар һәм фикердәшләр командасы буларак “Октелл” компаниясен тулы ышаныч белән киңәш итә алам”, – Владимир Ермилов, “Таттелеком” ГАҖ клиентлар сервисы буенча директоры.

Мәгълүмати белешмә:

“Октелл” ҖЧҖ – үзебезнең илдәге әйдәп баручы система интеграторы, Россиянең программа тәэминатын – “Oktell” коммуникация платформасын, “Bpium”, “Битрикс” системалары-конструкторларын, сөйләмне тану һәм синтезлау механизмнарын һәм башка технологияләрне гамәлгә ашыру юлы белән, колл-үзәкләр һәм киң колач җәюче телефония оештыруга махсуслашкан.